Алексеевск районында фермерларның муниципалитет җитәкчесе Сергей Демидов белән очрашуы булып узды.

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

 Анда илледән артык фермер, район авыл хуҗалыгы идарәсе, банк һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучыларга авыл хуҗалыгы тармагында эшләр торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе
Газинур Мусин сөйләде. Белгеч Алия Сигбатуллина туфракны вакытында ашлау, шулай ук җирләрнең хәзерге торышы мониторингының мөмкинлекләре турында хәбәр итте. Фермерлар Илшат Гомәров белән Николай Козин үзләренең җирдә эшләү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
 Очрашу диалог форматында узды. Фермерлар үзләрен кызыксындырган күп кенә сораулар бирделәр. Сорауларга һәм тәкъдимнәргә милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Гайсин, шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Сергей Демидов үзе җавап бирде. Фермерларны авыл хуҗалыгы җирләренең кадастр бәясе сәясәте, җир салымы кызыксындырды. Шулай ук җирнең базар бәясе дә тикшерелде.
– Безнең бурыч – сезгә булышу. Без сезнең милкегезне рәсмиләштерүдә бөтен чаралар белән ярдәм итәргә әзербез. Милеккә салкын карауга юл куярга ярамый. Ләкин безнең тырышлыкларыбыз сезнең яктан да файда белән кире кайтырга тиеш. Бары тик бергә тупланып кына без районыбыз авыл хуҗалыгын үстерүдә уңышларга ирешә алачакбыз, – диде Сергей Демидов.
Крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары Николай Козин белән Рафаэль Хәбибуллин – Алексеевск районы башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән, “Ләйсән” җитештерү кооперативы җитәкчесе Мансур Хәлиуллин һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәшит Зарипов агросәнәгать комплексында нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен Алексеевск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International