Якты Олы көн бәйрәме белән!

2018 елның 7 апреле, шимбә

Без барыбыз да яхшы аңлыйбыз: кеше бер икмәк белән генә яшәми, икътисадый һәм социаль проблемаларны христиан һәм гомумкешелек кануннары: кеше үтермә, кеше әйберенә тимә, якын кешеңә начарлек теләмә кебек кануннар үтәлмәгән җәмгыятьтә уңышлы хәл итеп булмый. Нәкъ менә шуңа күрә барыбыз өчен дә рухи һәм әхлакый башлангычларны үстерү, гореф-гадәтләребезгә сакчыл карау, кешене кызгану, шәфкатьлелек күрсәтү  бик мөһим.
Шушы шатлыклы правослау бәйрәмендә чын күңелдән өйләрегездә һәм гаиләләрегездә һәрчак иң яхшыга ышану, тынычлык, иминлек, мәхәббәт һәм бәхет хөкем сөрүен телим. Һәр көнегез иҗади хезмәт һәм чын кыйммәтләр белән тулып торсын! Бәйрәм белән!
Башкарма комитет җитәкчесе
Сергей Демидов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International