Искиткеч балалар язучысы Лев Кассиль бу бәйрәм өчен исем дә уйлап тапкан, ул «Книжкины именины» дип атала. Бу бәйрәмгә 29 мартта «Красный восток» китапханәсенә “Куянкай” балалар бакчасына йөрүче һәм “Кайгырту” приютында тәрбияләнүче балалар килде.
Балалар өчен аларның яраткан язучысы, илебезнең өч Гимны сүзләре авторы Сергей Михалковның юбилеена багышланган «Он всем известный Детский праздник» исемле әдәби пррограмма әзерләнгән иде.
Балалар «Дядя Степа», «Лапуся», «Преграды» шигырьләрен, «Друзья в походе» әкиятен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм бердәм булып табышмак шигырьләргә җавап таптылар.
«По дорогам сказок» һәвәскәрләр берләшмәсенең яшь катнашучылары Марат Петров, Дарья Скучаева, Катя Юртаева, Андрей Никифоров, Ангелина Бармина һәм Олеся Белькаева «Как старик корову продавал» китабы буенча сәхнәләштерелгән тамаша һәм “Өч дуңгыз баласы” исемле курчак спектаклен күрсәттеләр һәм “Дуслар җыры”н башкардылар. Тамашачылар тамашаларны рәхәтләнеп карап, кушылып җырлап утырдылар һәм «Овощи» шигыре буенча театр-экспромтта катнаштылар.