Алексеевск волейболчылары җиңүчеләр булдылар

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

2018 елның 29 мартыннан 31 мартына кадәр Мамадыш шәһәрендә 2002 -2003 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда барлыгы республикабызның унбиш иң көчле авыл районнары командалары катнашты. Ярыш йомгаклары буенча хуҗалар белән драматик көрәштә беренче урынны (25:27; 27:25; 13:15) безнең волейболчылар алды.

1 нче урында – Алексеевск районы;
2 нче урында - Мамадыш районы;
3 нче урында – Минзәлә районы;
4 нче урында - Балтач районы.
Әйтергә кирәк, районыбызның җыелма командасы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Абдуллин Марат, Елдашев Алексей, Иванов Николай, Тафинцев Евгений, Вангаев Сергей һәм Константин Петрович Елдашовның тәрбияләнүчеләреннән формалашты.

Тренер-укытучы Вангаев С.Г.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International