29 марттан 1 апрельгә кадәр Карачай-Черкес Республикасында 1998-2000 елгы яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге булып узды. Ярышларда Россиянең 26 төбәгеннән 400 дән артык кеше катнашты, алар арасына Татарстан Республикасыннан 31 кеше керде, шуларның бишесе – Алексеевскидан. Татарстан копилкасына көрәшчеләребез ике – беренче, ике – икенче һәм бер өченче урын алып килделәр.
1 нче урын - Латыйпов Тимур (57кг га кадәр авырлыкта);
1 нче урын - Абрамов Алексей (62 кг га кадәр авырлыкта);
2 нче урын - Закиров Илнар (62 кг га кадәр авырлыкта);
2 нче урын - Абдулин Андрон (68 кг га кадәр авырлыкта);
3 нче урын - Игнатьева Диана (58 кг га кадәр авырлыкта).
Тренер-укытучы Сөләйманов Б.Р.