28 мартта район үзәгендә урнашкан “Аляска” сәүдә үзәгендә янгын күркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен планнан тыш тикшерү булды. Күзәтчелек буенча чара барышында берничә кагыйдә бозу ачыкланды. Сәүдә комплексының икенче һәм беренче катларындагы экавуацияләү ишекләренең эчке яктан ачкычсыз ачылмавы билгеләнде. Сәүдә комплексының өченче катында икенче эвакуацияләү ишеге юк.
Сәүдә комплексында автомат янгын сигнализациясе төзек түгел. Сәүдә комплексы автомат янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылмаган. Сәүдә комплексының икенче катындагы тышкы янгын баскычы файдалану сынавын үткәнгә актлар юк. Сәүдә комплексында эшләүчеләр янгын куркынычсызлыгы чараларына укытылмаган.
Ачыкланган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозулар кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, дигән нәтиҗә чыгарды Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге.
Чыганак: alekseyevsk.ru