Мәсәлән, Татарстан Росреестры республика районнарында яшәүче гражданнар өчен күчмә консультацияләр үткәрә. Шул рәвешчә, район кешеләре, Казанга барып тормыйча гына беренче затлардан консультация ала алачаклар. Практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчеләре урынбасарлары кабул итә. Алар күчемсез милеккә хокукларны һәм алар белән килешүләрне теркәгәндә килеп туган теге яки бу проблемаларны чишүдә һәм Идарә эшчәнлеге белән бәйләнгән башка мәсьәләләр буенча ярдәм алырга булышалар. Моның өчен консультация үткәреләчәк территориаль бүлекнең яки Идарәнең үзәк аппараты кабул итү бүлмәсе (әлеге мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтында– rosreestr.tatarstan.ru күрсәтелде) телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
Апрель консультацияләре Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт һәм Лаеш районнары территориаль бүлекләрендә узачак. Гражданнарга күчмә консультация бирүнең тулы графигы белән шулай ук Идарәнең www.rosreestr.tatarstan.ru сайтында “Обращения граждан” бүлегендә танышырга була.