Аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Галия Гариф кызы гомере буе “Родина” колхозында төрле эшләрдә эшли. Өч бала тәрбияләп үстерә. Галия Гариф кызы – бәхетле дәү әни, аның дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. 90 яшендә дә ул актив һәм энергияле. Хәзергә кадәр кызын һәм оныкларын тәмле ашлар пешереп каршы ала. Холкы буенча ул бик ачык, яхшы күңелле һәм аралашучан кеше. Авылда бүгенге көнгә кадәр аны хөрмәт итәләр.