Аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Таисия Александровна Татарстан АССР, Алексеевск районының Левашево авылында ишле гаиләдә туа. Таисия Александровнаның хезмәт эшчәнлеге 13 яшендә башлана, ул өлкәннәр белән беррәттән туган колхозында эшли. 15 яшендә аны Васильевога урман кисәргә җибәрәләр. Сугыш тәмамланганнан соң Таисия Александровна гаиләсе белән Левашеводан Алексеевскига күчеп килә, биредә ул шунда ук совхозга сыер савучы булып урнаша. 1948 елда терлекчелек комплексына мөгезле эре терлекләр фермасына бригадир итеп күчерәләр. Бу эштә ул лаеклы ялга чыкканчы эшли. 1952 елда кияүгә чыга, ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.