Алексеевск районында “Кошлар көне” бәйрәме булды

2018 елның 31 марты, шимбә

Төрле бәйрәмнәр арасында календарьда бер көн бар, ул – Кошлар көне. Бу көн Россия Федерациясе территориясендә 1924 елдан алып, ел саен үткәрелә. Районыбызда бу бәйрәмнең ничек узуы турында “Биләр урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Г.Г. Хәбибуллин сөйләде.
– Хәзерге вакытта оялар ясау һәм элү белән “Биләр урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе һәм “Биләр урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре шөгыльләнә.
Кошлар көне бәйрәме район мәктәпләрендә һәм мәктәп урманчылыкларында уза. Без балалар рәсемнәре, плакатлар, шигырьләр һәм хикәяләр конкурсы үткәрәбез. Иң яхшы сыерчык оясына конкурс аеруча да шәп үтә.
   Йомгак ясаганда игътибарны беренче чиратта булдыклылыкка, традицион стандартларны үтәүгә юнәлдерәбез. Шулай ук иҗади фикер йөртү, дизайн һәм бизәлеш билгеләп үтелә, алар шушы “өй”ләргә урнашачак кошларның көндәлек мәшәкатьләренә комачауламаячаклар. Җиңүчеләрне призлар белән бүләклибез.

Татарстанның кошлар дөньясы бай һәм төрле-төрле. Тикшерүләрдән күренгәнчә, республика территориясендә кошларның 274 төрен очратырга мөмкин, аларның күбесе – күчмә кошлар. Исегездә тотыгыз: сыерчык ояларын җир өслегеннән 4-5 метр югарылыкта беркетеп куярга кирәк. Алар турында җәй көне дә онытмагыз.
Кошларның ояларына һәм йомыркаларына тимәгез. Кыргый кошларны өегезгә алып кайтмагыз. Тоткында алар бик тиз авырып китәләр һәм үләләр. Кошлар басуларыбызны, болыннарыбызны, җиләк-җимеш-яшелчә бакчаларыбызны корткычлардан саклаучылар икәнен онытмагыз.
Табигатьне саклагыз, һәм ул сезгә яхшылык белән җавап кайтарыр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International