26 марттан 28 енә кадәр Казанда “Туган тел” Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-класслары конкурсының йомгаклау этабы булып узды. Конкурста безнең районны Родники тулы урта мәктәбе укытучысы Андреева Татьяна Михайловна тәкъдим итте.
Шартлар гади генә булмады, конкурс берничә этаптан торды: муниципаль, республика, читтән торып һәм йомгаклау (анда барып) этаплары. Татьяна Михайловна муниципаль этапта призер булды һәм читтән торып үткәрелгән этапта катнашты. Ул анда үзенең портфолиосын тәкъдим итте. Анда дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, мәкаләләр, авторлык программасы, укучыларның нәтиҗәләре, “Минем педагогик осталыгым” исемле эссе, “Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем һөнәри эшчәнлегем” презентациясе урнаштырылган иде.
Конкурста катнашучылар йомгаклау этабында дәрес фрагментын, мастер-класс күрсәттеләр һәм тәкъдим ителгән чараларны анализладылар.
Нәтиҗәдә Татьяна Андреева “Балаларга йөрәгемне бирәм” (“Сердце отдаю детям”) номинациясендә җиңүче булды. Татьяна Михайловнаны шундый матур номинациядә җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.