Барановлар гаиләсендә икеләтә шатлык

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Василиса белән Владислав Барановлар гаиләсендә туган беренче генә сабыйлар түгел. Аларның инде энесе яки сеңелесе тууын түземсезлек белән көтүче 13 яшьлек уллары бар. Хәзер инде аның энесе дә, сеңелесе дә булды.
Нәниләрнең әниләре сөйләгәнчә, игезәкләр туачагы турындагы хәбәр гаилә өчен котелмәгән куаныч булган:

- Ультратавыш тикшерүенә барганда берьюлы ике сабый туачагы уебызга да кереп чыкмады, - ди Надежда. – Гәрчә иремнең дәү әнисенең ике төрле җенесле игезәк балалары булганын белсәк тә. Василиса һәм Владиславның тууына без генә түгел, ә аларны үстерергә, тәрбияләргә булышырга әзер торучы барлык туганнарыбыз да бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International