12 мартта Алексеевск муниципаль районы хәрби-патриотик клубларының III ачык слеты үткәрелде, ул районның ким дигәндә тугыз мәктәбеннән: “2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “3 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “Ромодан урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “Урта Тигәнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “Зирекле гомуми белем бирү мәктәбе”, “Левашево гомуми белем бирү мәктәбе”, “Ялкын гомуми белем бирү мәктәбе” һәм “Кыр Шунталысы гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениеләреннән аеруча әзерлекле яшьармиячеләрне җыйды. Традиция буенча кунакларны Биләр урта мәктәбе кабул итте.
Слет “Возвратились мы не все” композициясе белән ачылды. Егетләр аккордионның җанлы музыкасы астында күп кенә патриотик җырлар башкардылар.
Чараны тантаналы төстә ачуда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, Алексееевск районының хәрби комиссары Дмитрий Дерунов һәм “Яшьармия” муниципаль штабы начальнигы Чугуров Андрей Анатольевич катнашты. Николай Петрович Алексеевск районын данга күмгән якташларыбыз турында сөйләде, егетләргә атаклы кешеләренә лаеклы булуларын теләде.
Барлык катнашучы командалар үзләренең хәрби-спорт әзерлекләрен, вакытка автоматны сүтеп җыя алуларын, саф әзерлеге күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Яшьармиячеләр алга-артка йөгерүдә, пулядан атуда, көч күнекмәләрендә дә ярыштылар. Хәрби-патриотик викторина исә слетта катнашучылар арасында эрудитларны ачыклады. Сынауларның барлык төрләре йомгаклары буенча команда һәм шәхси беренчелекләрдә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Командалар арасында Александр Зудин җитәкчелегендәге “Каскад” (Левашево” мәктәбе) хәрби-патриотик клубы җиңүче булды, икенче һәм өченче урыннарны Биләрдән “Яшьармияче” (җитәкчесе Чугуров Андрей) һәм Зирекле мәктәбеннән “Яшьармияче-2” (җитәкчесе Арсентьев Петр) командалары алды.
Барлык катнашучылар, җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле призлар, кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Алексеевск муниципаль районы хәрби-патриотик клубының III слётының оештыру комитеты директор Чугуров Андрей Анатольевич йөзендә Биләр мәктәбе администрациясенә рәхмәт әйтә. Шулай ук мәктәпләрнең барлык хәрби-патриотик клубларына, әлеге чарада катнашкан кунакларга да рәхмәт әйтәсе килә.