“Төбәкләр – тотрыклы үсеш” ел саен үткәрелә торган җәмәгать премиясе конкурсы

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 1 мартыннан 30 маена кадәр Россия Федерациясе төбәкләрендә “Төбәкләр – тотрыклы үсеш” ел саен үткәрелә торган премиясе конкурсы кысаларында (рәсми сайтка сылтама: www.infra-konkurs.ru) инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга гаризалар кабул ителәчәк
 Конкурс РФ Хөкүмәте ярдәмендә “Россия саклык банкы”, “ВТБ банкы” ачык акционерлык җәмгыятьләре һәм “Россельхозбанк” акционерлык җәмгыяте тарафыннан үткәрелә.
Конкурс гамәлдә булган вакыт эчендә (2011 елдан) конкурсның оештыру комитетына инвестицион проектларны финанслауга 5470 тән артык гариза килде. Эксперт бәяләгәннән соң РФ ның 77 субъектыннан проектны гамәлгә ашыруга 285 млрд. сум акча тәкъдим иткән 377 катнашучы җиңүче дип табылды.
Бүгенге көнгә 52 млрд. сумнан күбрәк күләмдә 104 инвестиция килешүенә кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International