Сахаровка авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үз кешеләренә 8 нче Март алдыннан зур бәйрәм концерты бүләк иттеләр

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Авыл кешеләре һәм бәйрәм кунаклары исеменнән безгә авыл җирлеге башлыгы Людмила Шаброва сөйли
 Кич белән мәдәният йорты залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бирегә олысы да, кечесе дә җыелды. Үзешчән талантлар бер-бер артлы сәхнәгә чыктылар. Концертта катнашучылар фортепианода уйнадылар, җырладылар, шигырьләр укыдылар, хәтта сәхнәләштерелгән әсәр дә күрсәттеләр. Боларның барысы да әниләрне, әбиләрне һәм концертка килгән бөтен хатын-кызны сөендерү өчен эшләнде.
 Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Безнең авыл мәдәният йортында гына түгел, ә бәлки районда да барлык концертларда даими катнашучы коллективларны бигрәк тә җылы каршыладылар, бу – “Родничок” балалар вокаль ансамбле, өлкәннәрнең «Рябинушка» һәм «Вечерок» коллективлары.
Беренче тапкыр чыгыш ясаган ир-егетләр коллективының чыгышы тамашачыларны аерата да шатландырды. Алар әле бәйрәм чараларында әле бер тапкыр гына катнашмаслар һәм тамашачыларга гаять зур канәгатьләнү китерерләр, дигән өмет белдерәсе килә.
Концерт программасы бик төрле һәм кызык иде. Концерттан соң тамашачылар артистларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International