8 мартта Ялкын авыл мәдәният йортында күңелле нотада ягымлы хатын-кызларыбызга багышланган концерт булды. Тамашачы һәр номерны кул чабулар белән кабул итте, программада шулай ук җырлар, шигырьләр, юмор бар иде, ә чара азагында “Аулак өй” исемле татар фольклоры күрсәтелде, бу тамашадан соң тамашачылар катнашучыларга “Афәрин!” дип кычкырдылар. Ә инде традиция буенча бәйрәм концерты “Мой дом Россия” җыры белән тәмамланды.
Тамашачылар концерттан канәгать калдылар һәм киткәндә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга рәхмәт әйттеләр. Концертта Казаннан кайткан яшь катнашучы Азалия Җиһаншина, Ялкын һәм Караваево авыллары мәдәният йортлары солистлары Диана Назарова, Карина Каранаева һәм Маргарита Каранаева, Караваево мәдәният йортыннан шигырь сөйләүче Виктория Гайванюк, Караваево мәдәният йортыннан “Ивушка” төркеме, Ялкыннан “Рябинушка” вокаль ансамбле һәм “Чишмәкәй” татар фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Катнашучыларның барысына да безнең белән булганыгыз һәм безнең авыл кешеләренә генә түгел, ә бәлки якын-тирәдәге авыл кешеләренә дә бәйрәм бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет, мәхәббәт, язгы кәеф, артистларыбызга киләчәктә дә иҗатлары чәчәк атуын телибез. Без сезне яратабыз!
Хөрмәт белән мәдәният хезмәткәрләре Любовь һәм Валерий Илюшиннар