Эшлекле дүшәмбене Алексеевск районы җитәкчесе Сергей Демидов үткәрде

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

 Бер атналык хәл турында беренче булып полиция бүлеге начальнигы Иосиф Мураткин хисап бирде. Атап әйткәндә, районның баш полицийскиеның сүзләре буенча атна дәвамында өч машина йөртүче исерек килеш тоткарланган. Аларның берсе мәгариф бүлегендә эшләгән. Эшләгән, чөнки Сергей Анатольевич бүлек җитәкчелегеннән иң каты чаралар күрүне таләп итте.
 Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Хөснетдинов алда торган сайлауларга тукталды. Аның белән әңгәмәне “Заря” (“Таң”) газетасыннан укый аласыз. Электрон версия район, газета сайтларында һәм социаль челтәрләрдә булачак.
Районның социаль блогы җитәкчесе Николай Чурин районда күптән төзелгән ирекле халык дружинасы турында сөйләде. Ләкин аның эше, Сергей Демидов сүзләренә караганда, тамырдан яңадан карауны һәм өстәмә җайга салуны таләп итә.
 “Заря” (“Тан”) газетасының баш мөхәррире Сергей Кулев игътибарны районда бары тик ике дөрес мәгълүмат – район сайты һәм үзенең электрон кушымталары белән газета гына булуына юнәлтте. Шуңа күрә газетаның тиражын һәм сайтка керүчеләр санын арттыру район активының намус эше булып тора. Узган киңәшмәдә район җитәкчесе район башлыкларын, территорияләреннән район сайтына мәгълүматлар бирергә кушып, аптырашта калдырды. Сергей Кулев башлыкларга турыдан-туры газета редакциясе белән эшләргә тәкъдим итте, чөнки нәкъ менә биредә аларның мәгълүматлары эшкәртелеп, район сайтына һәм газетаның электрон версиясенә җибәреләчәк, шулай ук социаль челтәрләрдә дә урнаштырылачак. Сергей Анатольевич баш мөхәррирнең тәкъдимен хуплады, бу елның икенче кварталына язылу һәм авыл җирлекләре башлыкларының районның электрон басмалары эшендә катнашулары турындагы мәгълүматларны соратып алды.
 Киңәшмә ахырында район җитәкчесе тагын бер кат активка кул астында эшләүчеләрнең лаеклы килүен, сайлау эшенең берөзлексез һәм төгәл эшләүләрен тәэмин итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International