2018 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне “Санлы базарларны гадел һәм намуслы итик!” девизы астында уза. Бүген санлы технологияләр күп кенә хезмәтләр һәм продуктларның характерын үзгәртте. Шул уңайдан кулланучыларның сатып алу һәм Интернет-ресурслардан файдалану буенча нигезле мәгълүмат алу хокукына аерым игътибар бирергә кирәк. Кулланучы товар кайтару чылбырының һәр ноктасында һәм киләчәктә аннан файдалануның бөтен срогы дәвамында кемнең җаваплы икәнен аңларга тиеш.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында 12 марттан 16 мартка кадәр, шушы датага туры китереп, төрле чаралар үткәреләчәк: базарда һәм “Дулкын” сәүдә комплексында кизү тору, халык өчен агарту консультацияләре. Аларның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын кулланучылар проблемаларына юнәлтү, аларның хокукларын яклау ысуллары турында сөйләү. Хуҗалык итүче субъектлар өчен “Санлы чорда кулланучылар хокуклары” темасы буенча эшмәкәрләр өчен өйрәтүче семинарлар оештырылачак.
Шул уңайдан шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм фермерлар үткәрелә торган чаралар кысаларында югары сыйфатлы продуктлар җитештерәләр, “Районда авыл хуҗалыгы кооперативын үстерү” мәсьәләсенә игътибар биреләчәк.
Традиция буенча 16 мартта “кайнар линия” эшләячәк – теләге булган һәр кешегә телефон аша, теге яки бу хезмәтне кулланучы буларак, үз хокуклары җентекләп аңлатылачак. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияне түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121, т. 8(843-42) 5-49-85, Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 6 нчы йорт, т. 8(84341)2-30-77.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы