Алексеевскилылар РТ укучылары арасында радио белән идарә ителә торган автомодельләр буенча шәхси-команда ярышларында катнаштылар

2018 елның 10 марты, шимбә

 3-4 мартта Әлмәттә яшь техниклар станциясендә радио белән идарә ителә торган автомодельләр буенча шәхси-команда ярышлары булып узды. Ярышларда “Машина төзелеше” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре, педагог Матвеев Николай Владимирович җитәкчелегендәге Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбе укучылары катнашты.
 Ярыш йомгаклары буенча районыбыз укучылары яңадан җиңүчеләр һәм призерлар арасында булдылар.
РЦБ модельләре классы буенча өлкән төркемнең шәхси зачетында I урын өчен Дипломны “Балалар иҗаты үзәге” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән Александр Зайцев; РЦЕ - 10GT модельләре классы буенча III урын өчен Дипломны да “Балалар иҗаты үзәге” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән Антон Фомин алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International