Без, ир-егетләр өчен, сездән башка дөнья буш, күңелсез һәм төссез икәнлекне бик ачык аңлый торган көн якынлаша. Язның нәкъ менә бу көне сөенечләр, шатлыклар белән тула!
Алексеевск районы тормышын, аның тарихын һәм киләчәген хатын-кызларыбыз кулыннан, хатын-кызларыбыз йөрәгеннән, акылыннан, игелегеннән башка күз алдына да китереп булмый. Бөек Ватан сугышы һәм тыл хезмәтчәннәренә, Әфганстан, Төньяк Кавказ һәм башка кайнар нокталарда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның әниләре һәм хатыннарына аеруча рәхмәт.
Авыл хатын-кызлары, район тормышында актив катнашырга омтылып, нәфислекләрен, ягымлылыкларын һәм мөлаемлекләрен югалтмыйлар, мәңгелек кешелек кыйммәтләре чыганагы булып калалар, дөньяга тынычлык, гармония һәм гүзәллек алып киләләр.
Хатын-кызның икенче фронты – ул гаилә. Җылытырга, ашатырга-эчертергә, балаларның дәресләрен карарга, бар нәрсәдә тәртип булдырырга – әле бу өйдәге эшләрнең тулы исемлеге түгел, хатын-кыз ул –әни дә, хатын да, киң профильле белгеч тә.
Сөекле һәм хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Тормышыгыздагы һәр мизгелгә шатланып, бәхетле һәм яратылып яшәгез. Янәшәгездә һәрвакыт нык, ышанычлы ир-ат җилкәсе булсын, өегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!
Район башлыгы
Сергей Демидов