Алексеевск районында язгы ярминкә булачак

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

 Шимбә көнне, 10 мартта, сәгать 9да район үзәгендә язгы ярминкә һәм «Кышны озату» бәйрәме булачак.
Ярминкә районыбыз кешеләрен һәм кунакларын бәйрәмгә чакыра. Бирегә килүчеләр кайнар коймак белән чәй эчә, үзешчән сәнгать артистларының номерларын карый һәм төрле спорт ярышларында катнаша, атларда һәм кар автомобильләрендә йөри алачаклар.
Сәгать 9да бәйрәм Алексеевск районының Биләр авылында да узачак.
Гадәттәгечә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатылачак. Сәүдә иртәнге 8 дә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International