Алексеевск районының күп балалы һәм асрамага алган балаларны тәрбияләүче аналар Казанда тантаналы чараларда катнаштылар

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

6 мартта Казан шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында күп балалы һәм асрамага алган балаларны тәрбияләүче аналарны сәламләделәр.
 Халыкара хатын-кызлар көне – 8 нче Мартка туры китереп үткәрелгән тантаналы чараларда Алексеевск районы делегациясе дә катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлауларны якташларыбыз Мишарина Елена Петровна, Егорова Мария Степановна, Галәветдинова Гөлфия Әдһәм кызы, Хәйбуллина Гүзәл Абделхан кызы, Воробьева Татьяна Алексеевна кабул итте. Бу ханымнарның барысының да “Ана даны” медале бар. Шулай ук тантаналы чарага күп балалы аналар: Әхмәтшина Земфира Зөфәр кызы белән Хәмзина Наҗия Хәким кызы да чакырылган иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International