Алексеевск районының ЗАГС бүлеге эш йомгаклары белән уртаклашты

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Февральдә барлыгы ун сабый: биш малай һәм биш кыз туды. Дүрт гаиләдә – беренче, ике гаиләдә – икенче, дүрт гаиләдә өченче бала дөньяга аваз салды.
 Нәни бала тууга әзерләнгәндә ата-аналар аңа нинди исем кушарга, дип баш ваталар. Ә иң мөһиме –барысы да уңышлы исем сайлап алырга тырышалар. Кемдер әтисенең исеме белән аваздаш булуын тели, икенчеләр махсус китаплардан эзләп табып, туганнары белән киңәшләшә, өченчеләр үзләре кечкенә чактагы исемнәрне уйлап таба.
 Бу елның февралендә дөньяга килгән малайлар арасында ата-аналар бәбиләренә Артём, Әмир, Артемий, Егор һәм Риназ, ә кызларга Камилә, Александра, Виктория, Дарина, Серафима исемнәре бирделәр.
 Районның бер кешесе фамилиясен алмаштырды. Унике пар никахлашты. Яңа өйләнешүчеләрнең яше – 18 дән алып 50 гә кадәр. Тугыз пар өчен ярәшү тантанасы булды. Алар якындагы айда гаилә корырга ниятлиләр.
ЗАГС хезмәткәрләре, үз чиратларында, узган айда барлыгы 32 үлү турында таныклык бирүләрен әйтәләр. 19 ир-ат һәм 13 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашты. Ун ир-ат һәм бер хатын-кыз хезмәткә яраклы яшьтә үлде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International