Йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2018 елның 6 марты, сишәмбе

2018 елның 1 мартыннан 3 мартына кадәр Казан шәһәренең «Акчарлак» бассейнында егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
  Ярышларда шәһәр һәм районнарның 29 командасыннан 240 йөзүче катнашты. Беренчелек шәхси зачетта үткәрелде, һәр катнашучының көненә икедән күп булмаган аерым дистанциядә старт алырга хокукы бар иде.
 Алексеевск командасыннан 2 нче разрядлы бер егет катнашты, ул Лифанов Константин. Бөтен йөзүчедән аның нәтиҗәсе иң яхшысы: Лифанов Константин – 50 м, ирекле стиль – 26,62 (ТР да 10 нчы урын).
 –Ирекле стиль белән 100 метр арада йөзүдә аңа беренче өлкәннәр разрядын үтәр өчен нибары йөздән 24 кенә җитмәде, – дип сөйләде тренер-укытучы Синтюрёв А.С.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International