Алексеевск бистәсе кешесенә – 90 яшь

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елның 10 гыйнварында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Марина Солдатова һәм ветераннарның район советы рәисе Елена Макарихина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск бистәсе кешесе     Бариева Гөлсем Вилдан кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Гөлсем Вилдан кызы  Алексеевск районының  Урта Тигәнәле авылында туа. Аның бала чагы бик авыр була, чөнки бик яшьли ятим кала. 1941 елда сугыш башлангач, әтисен фронтка алалар, озакламый ул һәлак була. Күп тә үтми, әнисе дә авырып, үлеп китә. Әти-әнисе үлгәндә Гөлсем Вилдан кызына нибары унөч, ә кечкенәләренә: сеңелесенә – биш, энесенә өч яшь кенә була.  Өч ятимне бабалары үзенә ала. Гөлсемгә бик яшьли олыгаерга: бабаена  хуҗалыкны алып баруда булышырга, иртәдән алып төнгә кадәр колхозда эшләргә туры килә. Ә ундүрт яшендә өлкәннәр белән бергә Лаешка фронт өчен утын әзерләргә йөри. Сугыштан соң 1947 елда кияүгә чыга, Бутлеров исемендәге совхозда бозау караучы булып эшли. Ире белән биш бала:  дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр, тугыз оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул кызы Гүзәлия тәрбиясендә яши.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International