ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Төрле милләт вәкилләре правослау хатын-кызлар бәйрәменә җыелдылар. Тамашачылар төрле мәдәниятле хатын-кызның роленә багышланган чыгышларны күрделәр. Кичәне алып баручылар Фотинья Чурашова, якшәмбе мәктәбе укытучысы Надежда Тарасова, алтарник Геннадий Савиных, шулай ук якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр катнашучыларга һәм тамашачыларга әлеге бәйрәмнең чишмә башы турында сөйләделәр.

Алексеевскида ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре катнашында профилактик чара булып узды. ФОРПОСТчылар гадәттәгечә акция активистлары булдылар.

Акциянең төбәк этабы 2018 елның 1 апреленнән 15 маена кадәр түбәндәге номинацияләр буенча узачак:
- «Иң яхшы балалар бакчасы»;
- «Иң яхшы мәктәп»;
- « Иң яхшы гаилә»;
- «Иң яхшы предприятие».

Игълан ителгән икеайлык үз нәтиҗәләрен бирә башлый. Алексеевскилылар урамнарны даими төстә тәртипкә китереп торалар. Уңышны ныгыту өчен Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы экологик конкурс игълан итте. Теләсә кем: олысыннан алып кечесенә кадәр анда катнаша ала.
 

Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара “Татар кызы-2018” бәйгесе игълан итә. Бәйгенең төп максаты – татар
халкының матурлыгын һәм сәләтен ачу, тел, йолаларны,
гореф-гадәтләрне торгызу һәм үстерү, халыкның бай
мәдәни мирасын, рухи тәҗрибәсен киләчәк буыннарга
тапшыру.

Алексеевск районында (Алексеевск ш.т.б.) Жен-Мироносиц көнендә Пасха фестивале кысаларында милли ашларны татып карау булды.

20 апрельдә Алексеевск муниципаль районының Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова авыл территорияләрен тотрыклы үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы каршындагы авыл хатын-кызлары комитетының чираттагы утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International