20 апрельдә Алексеевск муниципаль районының Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова авыл территорияләрен тотрыклы үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы каршындагы авыл хатын-кызлары комитетының чираттагы утырышында катнашты.
Сенаторларның 63 төбәктән килгән авыл хатын-кызлары белән очрашуы югарыгы палатада узды, анда авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, агро һәм экотуризм, гражданнарның җирле инициативаларына грант ярдәме күрсәтүнең көнүзәк мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук сентябрьдә Санкт-Петербургта узачак Евразия хатын-кызларының икенче форумында катнашу темасына да кагылып үтелде.
Утырыштан соң экскурсия кысаларында форумда катнашучылар Кремльнең Зур сараена (РФ Президенты резиденциясенә), Алмаз фонды күргәзмәсенә һәм ВДНХга бардылар.