Тарих битләреннән

Кеше Кама аръягы киңлекләрен бик борынгы заманнардан ук үзләштерә башлаган. Аны яңгырдан һәм язгы ташкын суларыннан соң искиткеч хуш исле үләннәр һәм игеннәр исе таратып торучы сумала кебек кап-кара җир үзенә җәлеп иткән. Хәзер шәһәрләрдә яшәүче һәм   замана цивилизациясенә күнеккән яшьләр икмәк үстерү өчен күпме көч куярга кирәк икәнлеген белмиләр. Ләкин Алексеевск районы авылларында атлар җигеп җир эшкәрткән,  икмәк үстергән, аны урак белән урып-җыйган  аксакаллар һаман да исән әле. Алар күп нәрсәне хәтерлиләр. Үткәннәр архивларда чагылдырылган, хәтердә сакланып калган. Ләкин җир еракта калган үткәннәрне төп саклаучы булып тора. Ул–сугышлар вакытында аның буйлап күпме гаскәрләр узу шаһиты. Берәүләр шәһәрләрне җимерергә, таларга, әсирлеккә алырга килгән, икенчеләр исә бу җирдән читтән килгән кешеләрне куып җибәрү, үз җирләрен, балаларын, хатыннарын, картларны, милекләрен саклау өчен узган... һәм җир биредә бик борынгы заманнарда нәрсә булганлыгын кешеләрнең бер төркеменә генә сөйләргә әзер. Болар–археологлар. Алар өйрәнә торган төп объектлар–археологик истәлекләр, ягъни борынгы кешеләрнең эшчәнлеге белән бәйле вакытлыча яшәргә дип тукталган урыннар, шәһәрләр, авыллар, каберлекләр, изге урыннар, рудниклар һ.б.лар. Бу як тикшеренүчеләрнең игътибарын әле XVIII гасырда ук үзенә җәлеп иткән. Шул вакытта ук Биләр шәһәрлегенә танылган дәүләт эшлеклесе һәм тарихчы В.Н.Танищев, сәяхәтче һәм тарихчы Н.П.Рычков игътибар биргән. Соңрак (XIХ гасырның 70нче елларына кадәр) бу территориягә туган якны өйрәнүче Н.Рябушкин, А.Виноградов, Н.Толмачев һәм башкалар күз салган. Районның археологик истәлекләре К.И.Невоструев һәм С.М.Шпилевский эшләрендә чагылыш тапкан. XIХ гасырның 70нче еллары ахырыннан алып аларны саклап калуда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте зур роль уйнаган. XIХ гасыр ахыры–ХХ гасыр башында сәүдәгәр В.И.Заусайлов һәм Казанның туган якны өйрәнүчесе А.Ф.Лихачев күп кенә борынгы әйберләрне сатып алганнар. ХХ гасыр башында төрле тикшеренүчеләр бу төбәктә тикшерү эшләре алып барганнар. Безнең гасырның 60нчы елларында алар аеруча зур колач алды. Киң эзләнүләр (Т.А.Хлебникова, Е.П.Казаков, П.Н.Старостин, Р.Г.Фәхретдинов, Р.С.Габяшев һәм башкаларның эшләре) башлангыч булып хезмәт итте. 1961 елда Т.А.Хлебникова Алексеевск шәһәрлегендә казу эшләре алып барды, ул монгол чорына кадәр болгарларның тормышы турында күп кенә үзенчәлекле материаллар бирде. 1963 елда А.Х.Халиков неолит  чорының (яңа таш гасыр) кызыклы урыннарын (II  гасырда Лебединода вакытлыча яшәү урыны) тикшерде. 60нчы еллар башыннан Казан археологлары Куйбышев ГЭСы сусаклагычы зонасында археологик истәлекләрне даими төстә тикшереп тордылар.
1967 елда А.Х.Халиков җитәкчелегендә Биләр археологик экспедициясе эшли башлады. Ул күп кенә объектларда казу эшләре алып барды, монгол чорына кадәрге борынгы биналарның хәрабәләре, сәүдә үзәкләре, зиратлар ачыкланды.
Гаять күп табылдыклар А.Х.Халиков, Е.А.Халикова, Ф.Ш.Хуҗин һәм башка тикшеренүчеләр эшләрендә яктыртылды. Экспедицияләр тарафыннан ачылган күп кенә объектлар музейлаштырылды. Алынган материаллар базасында Биләр музее оештырылды. Соңгы елларда борынгы Биләр территориясендә тыюлык булдырылды. Сусаклагыч зонасында археологик истәлекләрне тикшерүдә, шулай ук Кама аша күпер салуда К.Э.Эстомин, К.А.Руденко, В.Н.Марков, А.А.Чижевский, Е.А. Беговатов һәм башкалар катнашты. Экспедицияләр неолит һәм иртә тимер чорының уникаль каберлекләрен ачтылар, Идел буе Болгар дәүләте авылларында кызыклы материаллар таптылар, мәҗүсиләрнең безнең эраның  ХIII-ХIV  гасырындагы каберлеген тикшерделәр.

Соңгы яңарту: 2017 елның 27 ноябре, 12:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International