Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара “Татар кызы-2018” бәйгесе игълан итә. Бәйгенең төп максаты – татар
халкының матурлыгын һәм сәләтен ачу, тел, йолаларны,
гореф-гадәтләрне торгызу һәм үстерү, халыкның бай
мәдәни мирасын, рухи тәҗрибәсен киләчәк буыннарга
тапшыру.
Бәйге өч этаптан тора.
Беренче этап Россия Федерациясе тҗбәкләрендә үтә,
шулай ук Татарстан Республикасы районнарының төбәк
этапларын да үз эченә ала. Бәйгедә татар милләтеннән
булган 18-25 яшьлек кызлар катнаша ала.
«Татар кызы-2018» бәйгесенең зона этабы 12 майда
Чистай шәһәрендә үтәчәк.
Татар кызлары! Бәйгедә катнашырга чакырабыз!
Гаризалар район мәдәният йортында кабул ителә.
Телефоннар: 2-56-74, 89655946598