Алексеевск районында милли ашларны татып карау булды

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Төрле милләт вәкилләре правослау хатын-кызлар бәйрәменә җыелдылар. Тамашачылар төрле мәдәниятле хатын-кызның роленә багышланган чыгышларны күрделәр. Кичәне алып баручылар Фотинья Чурашова, якшәмбе мәктәбе укытучысы Надежда Тарасова, алтарник Геннадий Савиных, шулай ук якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр катнашучыларга һәм тамашачыларга әлеге бәйрәмнең чишмә башы турында сөйләделәр.
 Сәхнәдән рус, татар, чуаш, мордва, керәшен һәм әрмән җырлары яңгырады. Төрле мәдәният вәкилләре үзләренең гаилә традицияләре турында сөйләделәр һәм милли ашларның рецептлары белән бүлештеләр.
 Бәйрәм концерты тәмамланганнан соң тамашачылар ул ашларны бик рәхәтләнеп татып карадылар. Узган елдагы кебек үк, быел да тәмле ризыклар белән сыйлауда әрмән диаспорасы аерылып торды, алар алексеевскилылар өчен берьюлы унике бәйрәм табыны әзерләде. Протоиерий Павел Чурашов залда утыручыларның барысын да христиан хатын-кызлары көне белән котлады. Ул аларның көчле рухлы булуын һәм Жен-Мироносицтан үрнәк алулары теләде, фестивальдә катнашучыларга рәхмәт әйтте, аларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International