Карар 27.05.2020 ел № 53 Даими эшләүче техник комиссия турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

ГЛАВА

  АЛЕКСЕЕВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

герб4

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

АЛЕКСЕЕВСК

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШЛЫГЫ

 

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

 

27.05.2020

 

 

 

п.г.т.Алексеевское

   КАРАР

 

                             № 53

 

Даими эшләүче техник комиссия турында

Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

 

 

            Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча 2020 елның 30 апреленнән нәтиҗәне карап, коррупциячел факторларны бетерү максатларында

 

карар кылам:

 

1. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының «Алексеевск муниципаль районында мәгълүмати иминлек турында» 2013 елның 11 ноябрендәге 52 номерлы карары белән расланган даими эшләүче техник комиссия турындагы нигезләмәгә түбәндәге эчтәлекле үзгәрешләр кертергә:

- Нигезләмәнең 13 пунктындагы 9 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«ПДТК эш планнарында чагылыш тапмаган, әмма карау мәҗбүри булган сораулар комиссиягә планнан тыш тәртиптә карауга кертелә»;

- Нигезләмәнең 14 пунктындагы 5 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«ПДТК утырышлары нәтиҗәләре буенча беркетмәләр комиссия секретаре тарафыннан рәсмиләштерелә һәм утырыш уздырылган көннән алып 3 көн эчендә имзалана»;

- Нигезләмәнең 15 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«15. ПДТК утырышларында чыгарылган рекомендацияләр Алексеевск муниципаль районы мәҗбүри медицина иминияте оешмаларының күрсәтмә документларында игълан ителә».

2. Әлеге карарны Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Алексеевск муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе А.С. Харитоновка йөкләргә.

 

 

Муниципаль район башлыгы                                                                       С.А. Демидов

docx
Скачать текст
DOCX, 30.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International