4 нче “Каенкай” балалар бакчасында сентябрьдән ноябрьгә кадәр балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Татарстан Росреестры тәкъдимнәр әзерләде, алар гражданнарга күчемсез милекне сатып алганда яки сатканда үзләренең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә булышачак.
2017 елның 1 гыйнварыннан республика мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә бер баланы караган өчен ата-аналарның түләве уртача 8 процентка артачак.
Алексеевскида ял көннәре алдыннан көрәш залы ачылды. Шушы бәйрәм белән яшь көрәшчеләрне район башлыгы Владимир Козонков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфис Борһанов, Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясенең башкару директоры Хәбир Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясенең беренче вице-президенты Ленар Гаянов котлады.
2016 елның май аеннан «Биржа мәйданчыгы» электрон сәүдә мәйданчыгы (bp.zakazrf.ru) эшли, аның операторы – “Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесе.
Ярышларны оештыручылар хатын-кызлар һәм балаларга – 2 км, ир-атларга 3 км озынлыгындагы чаңгы юлын бирделәр.
Апостолга тиң изге кенәз Владимир хөрмәтенә шушы Левашево авылы чиркәве 1870 елда төзелгән булган. Совет власте елларында ул ташландык хәлгә килгән: гөмбәзләре юк ителгән, эчтән җимерелеп килә.
Алексеевск сөт-консерв комбинаты үзенең эшен башлап җибәрде, дөрес, әлегә тест режимында: чәршәмбе көнне бирегә сөтнең беренче партиясе китерелде. Ә инде кичә завод хезмәткәрләрен шушы вакыйга белән район башлыгы Владимир Козонков котлады.
Алексеевск районы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен Бердәм “Ачык ишекләр” көне үткәрәчәк.
Татарстанда бердәмруслыларның төбәк башкарма комитеты һәм “Вверх” порталыгражданнарны РФ Дәүләт Думасы депутатларының онлайн режимында кабул итү сериясен дәвам иттерә.