Апостолга тиң изге кенәз Владимир хөрмәтенә шушы Левашево авылы чиркәве 1870 елда төзелгән булган. Совет власте елларында ул ташландык хәлгә килгән: гөмбәзләре юк ителгән, эчтән җимерелеп килә.
Авыл кешеләре үз көчләре белән изге гыйбадәт йортының җимерелүен туктату өчен ничек кенә булса да аны саклап калырга тырышалар. Алар җыйган акчага тәрәзәләр һәм ишекләр куелган. Чиркәүне явым-төшемнәрдән саклау өчен аның төп керү юлына ишек куясы бар. Моның өчен 40 мең сум акча кирәк. Левашеволылар район кешеләреннән шушы изге башлангычта ярдәм итүләрен сорыйлар.