РСФР ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, әгәр аларның айлык кереме пенсионерның яшәү минимумыннан түбән булса, өстәмә социаль түләү алалар. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме-3 611 сум. 


Өстәмә түләү алу хокукын билгеләгәндә пенсионерга билгеләнгән түләүләр: пенсия, пенсия тупланмаларыннан ашыгыч түләүләр, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе, шулай ук коммуналь хезмәтләр, телефон һәм транспорт чыгымнарын компенсацияләүне дә кертеп, акчалата ярдәм чаралары исәпкә алына. Бары тик натураль рәвештә бирелә торган ташламалар исәп-хисапка кертелми. Әгәр җыелма керем пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, Россиянең социаль фонды өстәмә түләүне мөрәҗәгатьсез билгели.


«Әгәр түләүләрне индексацияләү күләме узган елга караганда түбәнрәк булса, элек ирешелгән матди тәэмин итү дәрәҗәсен саклап калу максатларында, пенсионерга социаль өстәмә түләүне исәпләгәндә индексация түләүне узган ел дәрәҗәсенә җиткерәләр. Ягъни пенсия һәм ЕДВ индексациясе суммалары пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнә һәм әгәр бу суммалар түләүләрне индексацияләгәнче (пенсия, ЕДВ) түләнә торган суммалардан азрак булса, аларның аермасы социаль өстәмә күләменә кертелә һәм киләсе елга индексацияләү датасына кадәр түләнә», - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International