Предприятие хезмәткәрләре белән очрашу алдыннан район башлыгы башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев белән цехларны карап чыкты. Завод директоры Фәнис Батталов кунакларга агымдагы эшләр турында сөйләде. Елдан артык туктап торганнан соң завод биналары һәм җиһазлары тәртипкә китерелгән һәм эшкә әзер, ә инвестор инде ремонтка һәм агымдагы ремонтка ун миллион сумга якын акча күчергән. Сөт-консерв комбинатын “Кызыл Шәрык” агрохолдингы һәм “Эдельвейс Корпорейшен” сатып алган.
– Әлеге мәйданчыкны Айрат Хәйруллин күптән күзләп йөрде инде, – дип серен уртаклашты район башлыгы Владимир Козонков. – Сайлаулар алдыннан без аның белән бергә территорияне һәм җитештерү куәтләрен карап чыктык. Аннары экспертлар белән тагын берничә тапкыр очраштык. Район кешеләренә рәхмәт йөзеннән, сайлауларда югары күрсәткечләр өчен аны сатып алу турында карар кабул ителде. Ә аның хәзер эшли башлавы – алексеевскилыларга Яңа ел бүләге. Без үзебезне 1934 елдан бирле эшләп килүче заводтан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бүген без беренче адымны ясадык. Хәзер иң мөһиме – аны тулы куәтенә чыгару. Районда сөт җитештерү күрсәткечләре – республикада иң югарыларның берсе, ул елына уртача 33 мең тоннадан артык җитештерелә: җитештерүчеләр – “Кызыл Шәрык” мегафермалары, “Алга” һәм “Родина” колхозлары, шулай ук “Алексеевское” халык предприятиесе. Иманым камил, сөтсез калмассыз!” – дип мөрәҗәгать итте заводлыларга Владимир Константинович.