ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Алексеевск муниципаль районы башлыгы призларына ир-ат командалары арасында хоккей буенча икенче этап булып узды.

2017 елның 20 гыйнварында Алексеевск районы ветераннар советы рәисе Н.Глазунов һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгече О. Антонова  тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны, күп балалы ана, Алексеевск штб. кешесе Баһаветдинова Хәдичә Габдрахман кызын  90 яшь тулган көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Татарстан Республикасында үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштыручы һәм документлар күрсәтүне таләп итүче кешеләрнең фатирларга керү очраклары теркәлде.


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Кондорова Нина Евгеньевна бүләкләнде.

Татарстанлыларга Росреестр хезмәтләреннән тулысынча файдаланырга була

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Гомәрова Зөһрә Булат кызы бүләкләнде.Көрнәле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре әлеге бүләккә Алексеевск муниципаль җирле үзидарә органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан лаек булды.

Исегезгә төшерәбез: 1 февральдән 31 мартка кадәр район территориясендә сукбай һәм караучысыз, шул исәптән муенчаклы этләр атылачак.
 


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 18 гыйнварында Войкино авыл җирлегендә Бөек Владимир кенәзнең Изге чишмәсендә Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Кыркүлдә “Алексеевск” халык предприятиесе базасында ашханә һәм контора ачылды. Яңа бинада символик тасманы “Звениговский” авыл хуҗалыгы җитештерүкооперативы җитәкчесе Иван Казанков кисте.

Кадастр исәп-хисабы һәм хокукларны теркәү өчен кирәкле мәгълүматларны соратуга җавап бирү срогы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International