АПК: эшләр һәм мәшәкатьләр Яңа үсеш адымнары

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кыркүлдә “Алексеевск” халык предприятиесе базасында ашханә һәм контора ачылды. Яңа бинада символик тасманы “Звениговский” авыл хуҗалыгы җитештерүкооперативы җитәкчесе Иван Казанков кисте.

Ачылу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе киңәшчесе Рәфкат Мифтаховкатнашты.

Иван Иванович алексеевскилыларны шушы вакыйга белән котлады, предприятие  хезмәтчәннәре алдына савымны арттыру һәм бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алу бурычын куйды.

– Бүген мин  сез барыгыз да киләчәктә нәрсә булачагын, ничек эшләргә кирәклеген тулысынча аңлавыгыз өчен махсус килеп, белгечләрне җыйдым, – дип башлады сүзен халык предприятиесе җитәкчесе. – Әлегә сез барыгыз да 100 процентка эшләмисез. Моны, әлбәттә, ишетү рәхәт түгел, ләкин, шуңа да карамастан, бу хак.  Без “Звенигово”да берәр килограмм үсеш алабыз, ә сез әлегә 500 грамм гына. Гәрчә малларны бөтен җирдә дә бертөрле ашатсак та. Мәсәлән, Әлки районының “Хузангаево” хуҗалыгы бер сыердан 13,1 литр сөт савып ала, ә сезнең сауган сөтегез 6,8 литр гына тәшкил итә. Анда бер сыер савучыга 150 сыер туры килә һәм шундый югары савым алалар. Кеше шуның өчен эшкә йөри бит инде. Сезгә яхшы хезмәт хакы алу өчен башкача эшли башларга кирәк. Әгәр эшне дөрес оештырмасаң, нормаль нәтиҗәләр булмаячак. Шуңа күрә беренче алымнарыбыздан ук без хезмәтне      оештыруга керештек. Без тикмәгә генә Россиянең иң яхшы хуҗалыкларыннан берсе түгел. Без беркемнән бернәрсә сорамыйбыз, бары тик хезмәтебез исәбенә генә яшибез. Социализмда да,капитализмда да бер принцип булырга тиеш: күпме эшләсәң, шуның кадәр аласың. Әгәр уңыш булмаса, хезмәт хакы да булмый. Әгәр уңыш булса, акча да булачак. Быел яңа техника сатып алмаячакбыз. Әйбәт уңыш алу өчен сөрү җирләренең бер гектарына ике центнер ашлык бүлеп бирергә планлаштырабыз.  Әгәр былтыр сөрмәсәк, чәчкән генә булып кылынган булсак,  быел исә тулысынча туңга сөреп калдырдык. Шуның өстенә сез бик күп кар ятканын күрәсез. Бу әле март та түгел. Мин, ел уңышлы булыр, дип уйлыйм. Аны алу өчен техниканы әзерләргә кирәк. Һәрхәлдә, эшләргә кирәк. Акча эшләргә  күнегегез! – илнең алдынгы хуҗалыкларыннан берсенең җитәкчесе сүзен шундый сүзләр белән тәмамлады.

Иван Иванович шулай ук Татарстанда авыл хуҗалыгына ярдәм итүне дә билгеләп үтте, былтыр “Хузангаево” хуҗалыгы бюджетка салым рәвешендә 102 миллион сум түләде, диде ул. Ә шушы сумманың яртысына якыны аларга дотация булып кире кайткан. Мари Иле республикасында урнашкан “Звениговский“ үзе казнага 826 миллион сум түләгән, ә предприятие дәүләт ярдәмен 2 миллион сумга якын гына алган.

Бинаның үзенә килгәндә (аны ачуга дәрәҗәле кунаклар да килде), анда ашханә, кухня, бухгалтерия, ветеринар бүлмәсе һәм башка хезмәтләр урын алачак. Биредә үк халык предприятиесе идарәчесе кабинеты да булачак.

Бина кыска вакыт эчендә төзелгән. Бу объект  – 2016 елның 18 мартыннан, ягъни предприятие барлыкка килгән вакыттан алып төзелгән беренче капиталь төзелеш. Быел җәй хуҗалыкта заманча ашлык киптергеч барлыкка килгән. Шулай ук ремонт  цехы  һәм 3000 мөгезле эре терлеккә фермалар төзү тулы куәткә бара. Аларны эшләтеп җибәрү бу елның җәенә планлаштырыла.

Аңлашылганча, халык предприятиесенең планнары зурдан. Ә бурычларның берсе – авыл җирендә шәһәрнеке кебек шартлар тудыру. Яңа, заманча контора бинасы моңа дәлил булып хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International