Кадастр исәп-хисабы һәм хокукларны теркәү өчен кирәкле мәгълүматларны соратуга җавап бирү срогы
“Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы законның яңа редакциясе җавап бирү өчен ике көн бирә. Әгәр элегрәк, мәсәлән, кадастр палатасы белгечләренең соравы буенча ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында муниципалитетлар җирдән рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртү турында боерыкны биш эш көне дәвамында бирергә тиеш булсалар, хәзер исә шактый тизрәк. Шул рәвешчә, закон чыгаручы исәпкә алу срокларын да киметте.
Күчемсез милек хуҗалары исәпкә алу өчен кирәкле документларны эзләп кабинетлар буйлап йөрүгә вакыт әрәм итмәсеннәр өчен дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары алар мөстәкыйль кабул иткән карарлар турында мәгълүматларны бирәләр. Нигездә моңа биш көн бирелә. Мәсәлән, бу вакыт дәвамында теркәү органына торак бинаны торак булмаган бинага күчерү турында акт яки объектның адресын үзгәртү турында карар кабул ителә. Ә менә муниципаль берәмлекләр, торак пунктлар, саклау һәм территориаль зоналарның чикләрен билгеләү турында документлар аларны кабул иткән вакыттан алып алты ай дәвамында җибәрелә. Сүз уңаеннан әйткәндә, чикләре кадастрда чагылдырылырга тиешле зоналар исемлеге шактый тулыланды. Яңа закон уен зоналары, ау хуҗалыклары, урманчылыклар һ.б.ларның чикләре турындагы мәгълүматларны кадастрга тапшырырга мәҗбүр итә.