ЮХИДИның төп бурычы – юлларда травматизмны киметү, һәм бу эшне балалар бакчасыннан башларга кирәк.
Узган җомгада ЮХИДИ хезмәткәрләре 1 нче “Ромашка” балалар бакчасы белән бергә ата-аналар җыелышы үткәрделәр, анда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм балалар травматизмы турында сөйләнде. Балалар юл травматизмын булдырмау проблемасы бүген бик актуаль. Дәүләт автоинспекторлары, ата-аналар һәм педагогларның хезмәттәшлеге турында сүз чыкты.
1 майдан минималь хезмәт хакы федераль закон нпгезендә 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
Сугышчан дан музеенда 4 нче Алексеевск башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларының экскурсиясе булды. Балалар Әфганстандагы сугыш, Төньяк Кавказдагы вакыйгалар, башка хәрби конфликтларга багышланган экспозицияләр, аеруча кораллар белән бик кызыксынып таныштылар. Аларга "Десантник Стёпочкин" исемле патриотик мультфильм күрсәтелде.
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Бүген Татарстан Дәүләт Советында 2017 елгы "Парламент дәресе" проектында мәктәп укучылары арасында барган иҗади эшләр буенча республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында республиканың яшь геройларына Россия Коткаручылар берлеге грамоталарын тапшырдылар
Татарстанда “Россия Саклык банкы” һәм Google компаниясе белән берлектә “Бизнес-класс” белем бирү программасын тормышка ашыру дәвам итә.
Россия Федерациясе Президентының “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында”гы Указы нигезендә электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланучы гражданнарның өлеше буенча күрсәткеч 2018 елда – 50 %, бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлүчеләр проценты 70 % тәшкил итәргә тиеш.
5 майда, шимбә көнне, районыбызда “Агач утырту көне” узачак.
Оешмалар, предприятиеләр, шулай ук район үзәге һәм авыл җирлекләре кешеләре әлеге акциягә кушыла алалар.
Яхшы балалар китапларының авторлары бераз гына тылсымчылар. Нәкъ менә алар ярдәмендә башка дөньяга һәм тарихи дәверләргә күчәргә мөмкин.
Төрле милләт вәкилләре правослау хатын-кызлар бәйрәменә җыелдылар. Тамашачылар төрле мәдәниятле хатын-кызның роленә багышланган чыгышларны күрделәр. Кичәне алып баручылар Фотинья Чурашова, якшәмбе мәктәбе укытучысы Надежда Тарасова, алтарник Геннадий Савиных, шулай ук якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр катнашучыларга һәм тамашачыларга әлеге бәйрәмнең чишмә башы турында сөйләделәр.
Алексеевскида ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре катнашында профилактик чара булып узды. ФОРПОСТчылар гадәттәгечә акция активистлары булдылар.