Алексеевскида ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре катнашында профилактик чара булып узды

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Алексеевскида ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре катнашында профилактик чара булып узды. ФОРПОСТчылар гадәттәгечә акция активистлары булдылар. Зәңгәр-ак әләмнәр тотып, “бердәмруслылар” да чыкты. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Мария Долганова безгә мондый аңлатма бирде: “Бу рейд “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” партия проекты кысаларында уза. Андый акцияләр машина йөртүчеләрнең игътибарын юл-транспорт травматизмы проблемаларына тартуга юнәлдерелгән. Моннан тыш, әңгәмәләр җәяүлеләр белән дә үткәрелә. Хәрәкәт куркынычсыз булсын өчен, һичшиксез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр тыныч яшәсеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International