ЮХИДИның төп бурычы – юлларда травматизмны киметү, һәм бу эшне балалар бакчасыннан башларга кирәк.
Узган җомгада ЮХИДИ хезмәткәрләре 1 нче “Ромашка” балалар бакчасы белән бергә ата-аналар җыелышы үткәрделәр, анда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм балалар травматизмы турында сөйләнде. Балалар юл травматизмын булдырмау проблемасы бүген бик актуаль. Дәүләт автоинспекторлары, ата-аналар һәм педагогларның хезмәттәшлеге турында сүз чыкты.
Уртак бурыч – юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә нәни җәяүлеләр һәм пассажирларлар арасында югалтуларны нульгә кадәр киметүгә ирешү.
Ата-аналар белән сөйләшү барышында балаларны тотып тору җайланмасында йөртү, куркынычсызлык каешларын каптыру, автомобильдә үз-үзеңне тоту, яктылыкны кайтаручы элементларны куллануның үзенчәлекләре темасына кагылып үтелде.
Ахырдан шунысын әйтеп китәргә кирәк: педагогия коллективлары һәм ата-аналар белән ЮХИДИ хезмәткәрләренең эше моның белән генә төгәлләнми. Төп бурыч – кечкенә балаларны юллардагы куркынычтан саклау. Без бары тик бергәләп кенә белемле юл хәрәкәтендә катнашучылар тәрбияли һәм балалар тормышын саклап кала алачакбыз.