ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2012 ел
чәршәмбе
Соңгы кыңгырау бәйрәме районның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы төстә билгеләп үтелде.
Узган атна азагында  район үзәгенә республика газлаштыру фондының генераль директоры Җәүдәт Минәхмәтов килеп китте. Аның килүенең максаты–ике контурлы казаннар кую  эшләрен тикшерү һәм фатирларга куелган яңа җылыту системаларын эшләтүгә әзер ике өйне кабул итүдә катнашу.
26 май көнне зур бәйрәм – республика, район, авылыбыз арасында зур хөрмәткә ия булган Зарипов Ралиф Кәрим улы үзенең 70 яшьлек юбилей тантанасын билгеләп үтте. Аның язмышы тулы бер китап язарлык вакыйгалардан гыйбарәт.

29
май, 2012 ел
сишәмбе
Чираттагы уку елы азагына якынлашты, димәк, мәктәпне тәмамлаучыларны тагын бер җитди сынау – БДИ көтә.

23
май, 2012 ел
чәршәмбе
Менә инде бер атна буена иске чиркәү урынында шимбә өмәләре бара, аларда мәхәллә кешеләре, район оешмалары хезмәткәрләре, аграр колледж укучылары катнаша. Алар корыган ботакларны трактор арбасына төйиләр һәм дистә еллар буена җыелып барып, кайчандыр атаклы булган урынны санкцияләнмәгән чүплек базына әйләндергән чүп-чарны көрәп чыгаралар.

18
май, 2012 ел
җомга
14 майда кичке сәгать 7дә район башлыгы В.Козонков  тулаем чәчү кампаниясенең торышын җентекләп тикшерү өчен “Элита” ЧҖҖ басуларында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләрен җыйды.
Менә бер ай инде күп функцияле үзәк бинасы реставрациядән соң алексеевскилыларга хезмәт күрсәтә.

16
май, 2012 ел
чәршәмбе
Алда каникуллар, ата-аналарны, һичшиксез, хәзер үк балаларының буш вакытларын ничек үткәрәчәкләре турындагы фикер борчый. Безнең районда балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм савыктыру турындагы сорау белән без балалар иҗаты үзәге директоры Гөлсинә ФӘССАХОВАга мөрәҗәгать иттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International