Менә инде бер атна буена иске чиркәү урынында шимбә өмәләре бара, аларда мәхәллә кешеләре, район оешмалары хезмәткәрләре, аграр колледж укучылары катнаша. Алар корыган ботакларны трактор арбасына төйиләр һәм дистә еллар буена җыелып барып, кайчандыр атаклы булган урынны санкцияләнмәгән чүплек базына әйләндергән чүп-чарны көрәп чыгаралар.
Барысы да намус белән эшли. Фотинья анакай сүзләренчә, без иҗат итү заманында яшибез, шуңа күрә җимерү түгел, ә иҗат итү мөмкинлегебез булу аеруча күңелле. Колледж укучылары да, территорияне үзләре чистарткач, бүтән бу урынны да, башка урынны да чүпләмәячәкләр.
Йөрәк кушуы һәм күңел чакыруы буенча территорияне чистартуда катнашучы берничә кешене аерым билгеләп үтәсем килә. Бик матур Любовь исемле ике хатын-кыз–Шихалеева һәм Атушкина андый чараларда беренче ел гына катнашмый инде. Алар элегрәк тә Ахтыр коесы территориясен төзекләндерүдә булыштылар, андагы чәчәкләрне һәм чәчәклекләрне гел карап-тәрбияләп торалар. Хәзер исә үз тырышлыкларын тагын бер объектка–иске чиркәүгә юнәлдерделәр. Шунысы сөенечле, безнең бистәдә андый кешеләр күп.
Биредә 28 июльдә әлеге чиркәүгә нигез салынуның 300 еллыгына багышланган тантана булачак. Бу вакытка чиркәү уртасында ике стена арасында часовня торгызылачак, матур сукмаклар, эскәмияләр пәйда булачак–бөтен территория төзекләндереләчәк.
Бу урында һәркем үткәннәргә кагыла, дини кешеләр–гыйбадәт кыла, ә бала-чага рухи тәрбия ала алачак.
Павел атакай әйтүенчә, авыллар нәкъ менә чиркәүләр янында төзел-гәннәр. Ул бөтен кешене һәм бигрәк тә янәшәдә яшәүчеләрне бу урынга дөрес карарга–әлеге территорияне пычратмаска һәм шимбә өмәләрендә хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтергә чакырды. “Һәркем бирегә күңеленең бер өлешен һәм шушы изге эшкә көчен кертә ала. Без битараф калырга тиеш түгелбез, рухи халәтебез, тулаем җәмгыять һәм һәркайсыбыз шуңа бәйле”.
Территорияне чистартуда булышырга теләүчеләр иске чиркәү урынына һәр көнне (якшәмбе һәм дүшәмбедән кала) иртәнге 8дә килә алалар. Территория җыештырылып беткәнче биредә чүп-чарны чыгару өчен техника эшли һәм бөтен кеше кирәкле эш коралы белән тәэмин ителә.
