«Бер тәрәзә» эшли башлады

2012 елның 18 мае, җомга

Менә бер ай инде күп функцияле үзәк бинасы реставрациядән соң алексеевскилыларга хезмәт күрсәтә.

Әлеге үзәк район җитәкчелеге тарафыннан күчемсез милеккә документлар рәсмиләштерү белән бәйле оешмаларны берләштерү максатыннан күптән уйланылган иде. Апрельдә капиталь ремонттан соң  теркәү хезмәте–Росреестр, техник инвентаризация бюросы, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, аукционнар һәм конкурслар бүлеге. “Күчемсез милек” ЧҖҖ, “Җир палатасы” ЧҖҖ  бирегә күчте, аларның тәрәзәләре беренче катта урнашкан. Биредә үзара хезмәттәшлек итү каралган – шәхси фирмалар дәүләтнекеләрнең эшләргә хокукы булмаганны башкара һәм киресенчә. Киләчәктә нотариусның да урнаштырылачагы планлаштырыла.
Шулай ук әлеге үзәк крестьян-фермер хуҗалыгы алып бару өчен кишәрлек кирәк булган фермерлар белән дә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International