ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бала үстерүче гаиләнең шатлыклы мәшәкатьләре бихисап. Шуларның берсе – яше җиткән, бакча белән хушлашкач, үсеп-җитдиләнеп киткән улыңны я кызыңны беренче тапкыр мәктәпкә озату. Бала өчен мәктәп формасы, спорт киемнәре сатып алу, портфельнең иң җайлысын сайлап, эченә уку-язу кирәк-яракларын тутыру укырга барам дип ашкынган бала өчен дә, аның әти-әнисенә дә зур шатлык ул.
Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты кешеләргә район территориясендә чисталык һәм тәртипне сакларга чакырып мөрәҗәгать итә.

15
август, 2012 ел
чәршәмбе
Алексеевск районында гадәт буенча август уртасыннан “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” традицион республика хәйрия акциясе старт ала. Ул Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе инициативасы белән үткәрелә.

10
август, 2012 ел
җомга
Алдагы якшәмбедә төзелеш тармагы  хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен–Төзүчеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Шул көн уңаеннан район башлыгы Владимир Козонков төзүчеләргә үзенең котлавын юллаган.
28 июльдә кыңгырау чыңы фестивален үткәрү кысаларында тагын бер чара–“Якташлык”клубы утырышы булып узды, инде ничәнче тапкыр якташлар бергә очрашты.
Узган атнада бу елның 7 аенда предприятие һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәйтелгән утырыш кысаларында “Эдем” ЧҖҖның эшенә йомгак ясалды. Әлеге предприятиенең эшчәнлеге турында җәмгыять директоры Гөлнур САФИНА сөйли.
Безнең илдә Төзүчеләр көне совет заманнарыннан бирле билгеләп үтелә: 1955 елның 6 сентябрендә СССР Верховный Советы Президиумы әлеге бәйрәмне ел саен билгеләп үтү турында указ чыгарды һәм августның һәр икенче якшәмбесендә бу датаны билгеләп үтәргә әмер бирде. Төзүчеләр көнен бәйрәм итү традициясе сакланган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җитте, ә беренче тапкыр төзелеш өлкәсе хезмәтчәннәрен 1956 елның 12 августында котлыйлар һәм хөрмәт күрсәтәләр.

8
август, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елгы урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы, басуларда йөзгә якын комбайн игеннәрне урып-җыя. Килеп туган хәлне: югары температураны, явым-төшемнең аз булуын һәм шул сәбәпле уңышлылыкның түбән булуын исәпкә алып, урып-җыю “Үскәнне җыеп алырга, ашлык югалтуны киметергә!” дигән лозунг астында уза. Шул уңайдан комбайнчыларның профессиональлеге мәсьәләсе актуаль булып тора. Без алексеевскилыларга шундыйларның берсе, үз эшенең остасы турында сөйләрбез.
2012 елның узган чорында предприятиеләр һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәйтелгән киңәшмә август башында район Советының утырышлар залында булып узды. Хисап докладын икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна СЕРГЕЕВА ясады.
30 августта район үзәгендә Бистә көнен бәйрәм итү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International