ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Равил Мөнип улы Хәмитов бүләкләнде.
 

2017 елның 22 маенда Түбән Новгородта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев шул округ төбәкләре эшмәкәрләренең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр Советының утырышын үткәрде. Совет эшендә шулай ук  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкиле Венера Камалова, шулай укфедераль хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.

Төбәк атналыгы кысаларында Айрат Хәйруллин Түбән Кама сайлау округының биш районы кешеләре белән очрашачак.


23
май, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 19 маенда Идел буе федераль округында Россия Президентының вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин “Туриада” спорт-туристик  лагеренә килде һәм аның ябылу тантанасында катнашты.

Законнардагы үзгәрешләр нигезендә I төркем инвалид, инвалид бала яки 80 яшькә җиткән кешеләрне  карау чорларын иминият  стажына кертү тәртибе гадиләштерелә. Үзгәрешләр аеруча тулы исәпкә алырга һәм гражданнарның пенсия хокукларын шуннан соң гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән   Әлим Хәким улы Миндубаев бүләкләнде.

Тизлекне арттыру торган саен күбрәк фаҗигаләрнең сәбәбенә әйләнә бара. Мәсәлән, безнең районда тизлек режимын арттыру аркасында соңгы дүрт айда сигез юл-транспорт һәлакәте булды, аларда ун кеше зыян күрде, бер кешенең гомере өзелде. Сигез һәлакәтнең бишесе тизлек режимын арттыру аркасында килеп чыкты. Зыян күрүчеләр алтау.

2017 елның 17 маенда “Бергәләп булдырачакбыз” проекты кысаларында тәрбияче Егоров В.Е. компьютер грамоталылыгын  үзләштерү  дәресе үткәрде.

12 майда Түбән Камада “Кама” сәламәтләндерү лагере базасында  “Динамо” балалар фонды призына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “Яшь патриот”  хәрби-спорт уены булып узды.

2017 елның 28 маенда Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә “Алексеевск чаң тавышлары-2017” XV кыңгырау чыңы фестивале булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International