Фестивальнең темасы “Гасырлар кайтавазы – кыңгырау җыры“ (“Эхо веков – песнь колокольная” дип атала. Фестиваль Алексеевск җирендә “Алексеевск чаң тавышлары” кыңгырау чыңының 15 еллык юбилеена багышланган. Фестивальдә Россия, Белоруссия, Украина, Казахстан чаң кагучылары, дини һәм халык җырлары авторлары һәм башкаручылары, төрле жанрлардагы фольклор һәм бию коллективлары катнашачак. Казак җырлары яңгыраячак. Фестиваль программасында – “Осталар шәһәре” халык һөнәрләре әйберләре ярминкә- сатулары, мастер-класслар, балалар мәйданчыгы. Хәрби-тарихи клублар катнашында “Казаклар бистәсе” (“Казачья слобода” проекты тәкъдим ителәчәк.