2017 елның 17 маенда “Бергәләп булдырачакбыз” проекты кысаларында тәрбияче Егоров В.Е. компьютер грамоталылыгын үзләштерү дәресе үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты – Word программасында эшләргә өйрәтү. Тәрбияләнүчеләргә Word программасында документлар белән эшләү буенча алгоритм бирелде. Теоретик өлештән соң балалар мөстәкыйль рәвештә файл проектлары төзеп карадылар.