ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Район кешеләре хезмәт хакы түләүне тоткарлаучы яки аны конвертларда түләүче эш бирүчеләр турында хәбәр итә алалар.

1 июльдә Кызыл Чишмә авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларга һәйкәл ачылды.
 

2017 елның 1 июленнән 03.07.2016, 290-ФЗ санлы Законы нигезендә   контроль-кассатехникасын куллануның яңа срогы керде, ул исәп-хисаплар турындагы мәгълүматларны салым органнары адресына электрон рәвештә онлайн режимында тапшыруны күздә тота. Әлеге срокка сәүдә өлкәсендә эшләгән һәм элегрәк контроль-касса техникасын кулланган оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә булган контроль-касса техникаларын яңартырга яки аларны онлайн-кассаларга алмаштырырга кирәк.


2
июль, 2017 ел
якшәмбе

2 июльне матәм көне дип игълан итү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген имзалаган Указ уңаеннан Алексеевск районында Сабантуй 8 июльгә күчерелә.

Бу карар Зәй районында юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булу сәбәпле матәм көне  игълан итү уңаеннан кабул ителде.


30
июнь, 2017 ел
җомга
РФ Дәүләт Думасы депутаты, АПК һәм авылны социаль үстерү өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча эксперт-консультация советы җитәкчесе ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин оештырган очрашуда доклад ясады. 26 июньдә Казанда инвестицион үсеш агентлыгы  базасында үткәрелгән утырышка Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация  Советы әгъзалары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре җыелды.
Татарстан Росреестры шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеге сатып алырга ниятләүче гражданнарга кагыйдәләргә таянып эш итәргә тәкъдим итә, аларны үтәү һәртөрле хәвеф-хәтәрне булдырмый калырга һәм дөрес карарга килергә булышачак.

29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Сабантуй “Алга” һәм “Родина” колхозларында, шулай ук Биләр, Зур Тигәнәле, Урманасты Шунталысы, Коры Көрнәле, Кыр Шунталысы, Югары Татар Майнасы авылларында һәм район авылларында булачак. Бәйрәм  иртәнге 10 да башланачак.

Кичә, 28 июньдә, 1 тулырга 20 минутта элемтә пультына  Урманасты Шунталысы авылында өй яну турында хәбәр килде.   


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Җомга көнне  иртәнге  8 дә “Ромашка” балалар бакчасы ачылачак. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен бу мәктәпкәчә учреждениене капиталь ремонтлауның төгәлләнүе белән котлыйбыз. Ачылышка бар да әзер диярлек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International