Шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеге сатып алыр алдыннан нәрсәгә игътибар итәргә

2017 елның 30 июне, җомга
Татарстан Росреестры шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеге сатып алырга ниятләүче гражданнарга кагыйдәләргә таянып эш итәргә тәкъдим итә, аларны үтәү һәртөрле хәвеф-хәтәрне булдырмый калырга һәм дөрес карарга килергә булышачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затларның  күчемсез  милкен  дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйләгәнчә, күңелсез хәлгә тарымау  һәм шуның аркасында озакка сузыла торган суд тикшерүләре белән бәйләнмәс өчен сатучының документлары бармы-юкмы икәнен ачыкларга кирәк. Барлык документларда да объектларның характеристикалары бертөрле булырга тиеш, дип басым ясап әйтә дәүләт теркәүчесе. Объект турындагы мәгълүматларны реаль  вакыт режимында өстәмә чыгымнарсыз гына Росреестрның www.rosreestr.ru сайтында "Справочная информация об объектах недвижимости” бүлегендә тикшерергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International